Хөрмәтле китап укучылар!” Сезнең игътибарга билгеле шагыйрә, танылган журналист Зөһрә Котлогилдинаның китапларын тәкдим итәбез.
“Һуғыш балалары – тарих яралары”авторның бу китабында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына 65 тыл ветеранының Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы бөтен авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән хатын-кызларның һәм балаларның истәлек-хәтирәләре тупланган.
“Һуғыш яралаган бала саҡ” Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 тыл ветеранының истәлекләре урын алырга тиеш булса, нәтиҗәдә алар күбрәк булып чыга. Җиңү өчен каһарманнарча, үз-үзләрен аямый эшләгән, ачлыктан, ялангачлыктан интексәләр дә, барысы да фронт өчен дип тырышкан олы буын кешеләренең хәтирәләре барысы да китапта урын алган. Монда Башкортостанның 30-дан артык район һәм шәһәрләрендә, Казахстанда, Татарстанда һәм Самара өлкәсендә яшәгән тыл ветераннарының истәлекләре тупланган.
“Һуғыш балалары һөйләй” Зөһрә Котлогилдинаның бу әсәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып, тыл ветераннарының истәлекләреннән тупланган өченче җыентыгы.