1 октябрь көнне Байгилде мәдәният йортында Өлкәннәр көне узды. Өлкән кешеләр — безнең әти – әниләребез, әби – бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын – төчесен татыган кешеләр. Аларны без хөрмәт итәргә тиешбез.
Кунакларны Байгилде авыл хакимияте башлыгы Рәзилә Шәйхразый кызы Халилова котлады. Бәйрәмдә Байгилде авылыннан алтмыш ел бергә гомер кичерүче парлар Дильмухаметов Рәшит Сабир улы белән Лена Акмал кызы да да бар иде.
Кичә җыр – бию, уен – көлке белән күңелле үтте.