Ана күңеле мәңге күләгәсез
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да
Гомерен дә хәттә кызганмый.
Иң кадерле кеше җирдә – әни” Әниләр көне 1998 елдан ноябрь аеның һәр якшәмбесендә үткәрелә.
Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Байгилдедә Әниләр көненә багышланган “Иң кадерле кеше җирдә – әни” дигән бәйрәм кичәсе булды. Кичә шигырләр, җырлар, биюләр белән алып барылды. Роза Марданова әниләргә багышлап җырлаган җыры, Мәрфугә Марданова сөйләгән шигырьләре, «Кояшкай” балалар бакчасының чыгышы, Лилия Мухутдинованың назлы җыры, Динара Ибрагимова башкаруында “Чигән”биүе тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Әниләрне олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы аларда. Анадан башка шагыйьр дә, батыр да булмый.