Менә салкын кыш үтеп, ямьле яз килә. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан уткәрелэ торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.
19 март көнне Байгилде мәдәният йорты каршысында “Нәүрүз, түрдән уз!” дигән язны каршылау бәйрәме үтте. Мәдәният йорты алды бәйрәмчә төс алды, бәйрәмгә әкият геройлары Мәсекәй әби, хәйләкәр Төлке, Кар Кызы да килгән иде.
Бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә, бәйрәмгә килүчеләрне котлап, изге язлар, җәйләр килүен, күк йөзе аяз булып, барысының да сәламәт, бәхетле булуын теләде. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән барды, Нуриман район мәдәният йорты җырчыларының концерты, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чарага килүчеләр тәмле коймак, кайнар бутка, самовар чәе белән сыйландылар.
Мар 20 2021