6 март көнне Байгилде мәдәният йортында 8 Март халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган “Әни булу зур бәхет” дигән бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәмгә күп балалы әниләр Хабибуллина Әминә Габдулла кызы, Калимуллина Римма Гафият кызы, Сибагатуллина Альбина Мәҗит кызы һәм Гиматова Лилия Фәрит, Суфиянова Гүзәлия Рәшит кызы килгән иде. Байгилде авыл хәкимияте башлыгы Халилова Рәзилә Шәйхразый кызы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Аларга сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләде.
Әниләр катнашлыгында “ Иң уңганы, иң булганы ул бит минем әнием” дигән бәйге үтте. Бәйгедә катнашучы әниләр Роза Марданова, Динара Ибрагимова, Лайсан Ахметьянова, Лилия Гиматова һәм Рүзилә Шайдуллиналар уңган, тырыш, җитез булуларын күрсәттеләр. Фойеда кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.