19 август Башкортстанның Нуриман районы Бәләкәй Тенкәш авылында Ишмәт куле буенда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды. Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. «Саумысыз, авылдашлар!» бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. Иң башта котлау сүзләре белән Байгилде авыл советы хакимият башлыгы Рәзилә Шайхразиевна чыгыш ясады. Ул авыл тормышында һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, аларга даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.Зур казанда плов пешерелде һәркем кайнар чәй һәм плов белән сыйланды.Бәйрәм өчен плов пешергән кешеләргә аерым рәхмәт:Исмәгыйлев В,Сәлимов Д,Нуриев Р,Динисламов И, Исмәгыйлев Радик.Тулы табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә. Барлык кунакларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Авыл халкына фотозоны эшләнде. Бәйрәм бик матур, куңелле узды.