10 август көнне Бикморза авылында “Саумысыз, авылдашлар!” дигән зур бәйрәм булды. Бәйрәмгә кеше күп килде, авыл халкы да, кайтучылар да очрашуны көтеп алган иде.
Бәйрәмне Байгилде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәзилә Халилова ачты. Ул котлап, авылда тырыш, уңган халык яшәвен һәм барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.
Чараны алып баручы Рәмилә Гыйльванова Бикморза авылының тарихы белән таныштырып китте. Авыл 1651 елда барлыкка килгән һәм Ябалак дигән исем белән йөргән, тора – бара ул Бикморзага әйләнеп киткән.
Бәйрәмдә шулай ук Ибатовлар нәселенең Шәҗәрәсе турында сөйләп, таныштырып киттеләр. Быел үзләренең юбилейларын билгеләгән авылдашларга, кунакларга бүләкләр тапшырылды.
Сәхнәдән җыр – моң өзелмәде. Бикморзалыларның күптәнге хыялы – туган авылны мактап җырлау теләге тормышка ашты. Чураш авылыннан үзешчән композитор – башкаручы, шигырьләр язучы Миләүшә Имашева җырларын халыкка ишеттерде, шулай кунаклар башкаруында моңлы җырлар, гармун моңнары яңгырады. Барысы да тәмле плов ашап, чәй эчтеләр.
Чарага килгән халык бәйрәмне оештыручы Бикморза авылы китапханәчесе Әнисә Габдрахманова, культоргнизатор Әгъзәм Габдархмановка зур рәхмәтен белдерде.