“Төкле аягың белән, Яңа ел!”

30 декабрь көнне Байгилде мәдәният йортында “Төкле аягың белән, Яңа ел!” дигән бәйрәм тамашасы    үтте.  Бәйрәмгә  килүчеләрне зал түрендә матур итеп бизәлгән яшел купшыкай каршы алды.

Байгилде авыл биләмәсе башлыгы Рәзилә Шәйхразый кызы Халилова барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамаша җыр, бию, уеннар белән барды, чарага  төрле әкият геройлары  да килгән иде.