“Яшел чыршы, балкып торчы!”

17 декабрь көнне Байгилде мәдәният йорты алдында “Яңа ел чыршысын ачу” тантанасы үтте. Чарага килүчеләрне матур итеп бизәлгән яшел купшыкай каршы алды.

Байгилде авыл хакимияте башлыгы Рәзилә Шәйхразый кызы Халилова  бәйрәм белән котлады.  Тантанага Кыш бабайлар, Карсылулар  Бикморза, Үкәрле, Истрик, Зуртеңкәш авылларыннан  кыңгыраулы атларда килделәр.

Бергәләп Яңа ел чыршысының утларын  кабызып, биеп, җырлап, уеннар уйнап бәйрәм күңелле үтте.